Татар теленнән фән олимпиадасында уңышка ирештеләр
5-7февральдә “Дуслык” фән олимпиадалары базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар телен өйрәнүче укучылар арасында белем бәйгесе үтте.
Биредә Зәйнең 6нчы мәктәбе IV сыйныф укучысы Татьяна Тазирова, 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Алевтина Лопатина, 7нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы Татьяна Ефимова, 1нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Анастасия Васильева призерлар булдылар. Уңышларга ирешүче укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча педагоглары: Фәнүзә Әхмәтшина, Ләйсән Әхмәтҗанова, Әлфия Петрова, Земфира Габдрахманова. Ә Ирина Васильева укучыларны кече фәннәр академиясендә фән олимпиадасына әзерли.
Фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев