Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Студентларга батыр шагыйрь турында сөйләделәр

Муса Җәлил - татар халкының бөек шагыйрьләреннән берсе, Советлар Союзы Герое.

 Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу якынлашкан бу көннәрдә Зәйнең политехник көллияте 1 һәм 2 курс студентлары өчен үзәк китапханәдә «Хакыйкать һәм батырлык шагыйре» дигән әдәби кичә үткәрелде.

 Студентлар бөек татар шагыйре иҗаты белән генә танышып калмыйча, биографиясеннән кызыклы фактлар белергә, аның балачагы турындагы истәлекләр дөньясына чумарга мөмкинлек алдылар. Шулай ук шагыйрьнең фронттагы кырыс көннәре, фашист төрмәләрендә үткән коточкыч вакытлары турында мәгълүмат бирелде, анда Муса Җәлилнең бердәнбер коралы аның шигырьләре булган. Җәлил, кайнап торган тулы эшчәнлек белән, кыска ләкин якты гомер кичереп, батырлык символына әверелде. Студентларны «Моабит дәфтәрләре» – үлемсез китап циклыннан шигырьләр, кешенең куркусызлыгы һәм ныклыгы гимны белән таныштырдылар. 


 

Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын төрле яшьтәге кешеләр бертигез дулкынланып укыйлар. Чарада катнашучы Әминә Габбасова, Валерия Апостолова һәм Алла Дьячкова да шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Чара электрон презентация, шагыйрь тормышы турында видеоматериаллар белән үрелеп барды. “Җыр булып яңгыраган тормыш!" дигән китап-иллюстратив күргәзмәдә шагыйрьнең тыныч вакытта да, сугыш вакытында да язылган шигырьләре тәкъдим ителде.

фотолар: үзәк китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев