Студентлар педагогик күнекмәләрне камилләштерә
Уку йортында үзенчәлекле мастер-класслар үтә.
Зәй политехника көллияте базасында “Тәрбияче ярдәмчесе” һәм “Халыкның цифрлы грамоталылыгын үстерү өлкәсендә консультант (цифрлы куратор)” һөнәрләре буенча профориентация юнәлешендә укыту оештырылды.
Уку «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уза. Укучылар белән тәҗрибәле педагоглар һәм производство белеме осталары эшли, мавыктыргыч мастер-класслар үткәрелә.
Мартның беренче ункөнлегендә “Тәрбияче ярдәмчесе” курсын тыңлаучылар төркеме өчен мастер-класс узды. Аны “Уймак кыз” балалар бакчасы тәрбияче-педагогы Ләйсән Зыятдинова үткәрде. Ул «Күбәләкләрнең гаҗәп дөньясы» дигән комплекслы дәрес оештырды. Белем бирү эшчәнлеге барышында видеопрезентация күрсәтелде, студентлар дидактик уеннарда, мавыктыргыч физкультминутта катнаштылар.
Ләйсән Зыятдинова дәрес барышының нәтиҗәлелеге турында студентлар фикереннән чыгып анализ ясады.
Мастер-класста катнашучылар педагогның эшчәнлеген уңай бәяләп, иң ошаган мизгелләрне билгеләп үттеләр.
«Мондый чаралар бөҗәкләргә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруда зур роль уйный. Күбәләкләр дөньясын белгәч, кечкенә балалар табигатьне сакларга, аның турында кайгыртырга, безне чолгап алган нәрсәләр турында кайгыртырга, тере табигатьнең кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә өйрәнәләр», – ди педагог.
Һөнәр белән шул рәвешле танышу студентларга үзләренең булачак бурычларын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк һәм аларны алга таба укуга һәм практикага әзерләячәк.
Алга таба уку квалификация имтиханы формасында йомгаклау аттестациясе белән тәмамланачак. Курсларны тыңлаучыларны алган һөнәр буенча эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар, чөнки проект кысаларында эш бирүчеләр белән килешүләр гамәлдә.
фото муниципаль район сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев