Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Шигырьләре белән җиңде дошманны

Бүген - 15 февральдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез.

Фашист илбасарларына гына түгел, бөтен дөньяга татар халкының батырлыгын, сынмас-сыгылмас, көчле рухлы булуын исбатлаган Муса Җәлил истәлегенә районда күп чаралар үтә.

Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби  почмак булдырылды. Анда шагыйрьнең китаплары урын алган. Мәдәният хезмәткәре Люзирә Гайфуллина балаларны, өлкәннәрне Муса Җәлилнең китаплары белән таныштыра, шагыйрьнең  шигырьләрен бергә укыйлар. 

Бу почмак Җәлилнең Татарстан әдәбияты һәм мәдәниятенә керткән зур өлешен, шулай ук аның Советлар Союзы Герое буларак батырлыгын искә төшереп торачак. Аны булдыру бөек шагыйрь һәм герой турындагы хәтерне саклауга, яшьләрдә тарихка һәм халыкның рухи кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

фото: мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев