Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

«Салават күпере» балалары «Дуслык агачы» ясады

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Беренчеләр хәрәкәте» енә кергән мәктәпкәчә әзерлек төркемендә патриотик дәрес үткәрелде.

Тәрбиячеләре "Дусларсыз кеше – тамырсыз имән" әкиятен укыды. Сабыйлар дәүләтебезнең никадәр зур һәм бай булуын белделәр. Дәүләт символлары һәм халыкларның ничек үзара дус-тату яшәүләре турында сөйләштеләр.
 

-Безнең районда татарлар, руслар, керәшеннәр, әрмәннәр һәм башка милләт вәкилләре  үзара дус-тату яши. Бу чараның максаты да балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр, кул эшләнмәләре аша аларны таныту,-ди тәрбиячеләре Розалия Солтанова. 

Балаларның төрле милләт костюмнарын киеп катнашулары чарага тагын да ямь өстәде. Шул рәвешле алар милләтләр төрлелеген һәм аларның үзенчәлекләрен өйрәнделәр. 

Дәрес ахырында төрле төстәге “куллар”ны ябыштырып “Дуслык агачы” ясадылар. Халыклар дуслыгы илебезне ныгыта һәм көчлерәк итүенә төшенделәр. 

фотолар балалар бакчасыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев