“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”: зәйлеләр физик культура буенча олимпиада җиңүчеләре
9 - 12 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында IX - XI сыйныф укучылары өчен физик культура буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе - 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Мария Устимкина
Шулай ук 7нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Алия Нуриева, 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучылары Богдан Волков, Адель Шәрәфиев - җиңүчеләр.
3нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Ангелина Маркелова, 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Руслана Алава, 7нче мәктәпнең IX сыйныф укучысы Ратмир Вяльшин, Сәвәләй мәктәбенең IX сыйныф укучысы Павел Москов призерлар булды.
Укучыларны олимпиадага укытучылар Регина Краснова, Дамир Галиев, Юрий Краснов, Сергей Хрипков, Рәзидә Белышева әзерләде. Укучыларны олимпиадага укытучылар Регина Краснова, Дамир Галиев, Юрий Краснов, Сергей Хрипков, Рәзидә Белышева әзерләде. Регина Краснова кече академиядә дә физик культура буенча укучыларны олимпиадага әзерли.
Фото мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев