Педагоглар һәм остазлар елына старт бирелде
2023 ел Россиядә педагоглар һәм остазлар елы булачак.
14 февральдә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанда Педагог һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Видеоэлемтә аша чарада республиканың барлык районнары катнашты.
Чара Россия һәм Татарстан гимннарын башкару белән башланып китте. Чарада катнашучылар күренекле педагогларга багышланган видеолар карадылар. Республикабыз җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтов үзләренең беренче укытучыларын искә алды. Ел буена укытучы һөнәренең абруен күтәрү, педагогик бәйгеләр, форумнар, фестивальләр, конференцияләр, слетлар, педагогик укулар үткәрү күздә тотыла.
Тантанага ветеран укытучылар чакырылган. Зал аларны аягүрә басып алкышлады.
Тантанада катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде, ел ачылу тантанасы белән тәбрик итте.
-Педагоглар һәм остазлар елында яшь укытучыларның хезмәт хакларын арттыру мәсьәләсен караячакбыз. Мәктәпләр белән югары уку йортлары арасында хезмәттәшлек мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз. Уку йортын тәмамлаган студентларны мәктәпләргә җибәрү мәсьәләләре буенча эш алып барыла. Мәктәп өчен моннан да зур табыш юктыр, - ди Татарстан мәгариф министры Илсур Хадиуллин.
Быел “Остаз белән ачык әңгәмә” проекты эшли башлаячак. Ул балалары югары уңышларга ирешкән укытучыларга багышланачак. Шулай ук “Россиянең педагогик династиясе” проекты буенча электрон тупланма булачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогик хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Педагоглар елында аларга зур уңышлар теләде. Тантана Татарстанның күренекле ансамбльләре һәм җырчылары чыгышлары белән үрелеп барды.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев