Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Мирный бистәсе “Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр

Узган атнада Мирный бистәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган викторина үткәрде.

Башта балалар белән светофорның әһәмияте һәм аның сигналлары турында белемнәрен беркеттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
Юл өлешендә, җәяүлеләр кичүендә, тротуарда барлыкка килергә мөмкин булган куркыныч хәлләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
- Юлда булсаң, юл кагыйдәләрен яхшы бел, дигән әйтемне барыбыз да беләбез. Ә тормышта, хәзерге заман ыгы-зыгысында, бу әйтемне еш искә алабызмы соң? Балаларыбызга өйрәтергә вакыт каламы безнең. Әйе, соңгы елларда республикабызда, һәм шулай ук яши торган районыбызда юлларда машина хәрәкәте, йөрәкне тетрәндергеч юл һәлакәтләре көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да арта. Шуңа күрә мондый чараларны күбрәк оештырырга тырышабыз , - ди мәдәният йорты директоры Мария Гәрәпшина.

Фотолар Мирный бистәсе мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев