Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Күренекле шәхесләр биргән Зәй районы Түбән Биш мәктәбенең туган якны өйрәнү музее зур эзләнү эшләре алып бара

Зәй районының Түбән Биш мәктәбе - Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовны, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Николай Дунаевны, медицина һәм биология фәннәре профессоры, академик Марс Михайловны, дөнья чемпионы Федор Симашевны, Россиянең мәгариф отличныгы Госман Мөхәмовны, Татарстанның атказанган механизаторы Мәсгут Гыйльфанов кебек шәхесләрне тәрбияләп, белем биргән мәктәпләрнең берсе.

Бу мәктәпкә килеп керү белән ниндидер зыялык сизәсең! Биредә әлеге шәхесләрнең утырган сыйныф бүлмәләре әле һаман да аларның хәтерен саклый кебек тоела. Бүгенге көндә дә Түбән Биш мәктәбенең укытучылар коллективы төпле, ныклы белем бирү өстендә армый-талмый хезмәт итә. Балаларга милли традицияләргә таянып, заманча технологияләр кулланып белем бирә. 
Мәктәптә туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Авылга килгән кешеләр мәктәпкә, аның музеен карарга керми калмыйлар. Музей  материалларга бик бай, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнгән һәм аның тарихи-туган якны өйрәнү музее статусы бар.  Укытучылар коллективы укучылар белән зур эзләнү эшләре алып бара, кызыклы кешеләр белән очрашулар оештыра, экскурсияләр үткәрә. Алар  музейдагы һәр экспонатны күз карасыдай саклый. 
Мәктәпкә 2013 елда җәмгыятькә файдалы эзләнү-тикшерү эшләре алып барганы, кызыклы экспозицияләр, ягъни күргәзмә әсбаплар оештырганнары өчен “Туган якны өйрәнү музее” таныклыгы бирелә. Музейда авыл тарихына кагылышлы борынгы истәлекләрдән башлап, бүгенге заман көнкүрешен чагылдырган әйберләргә кадәр бар. Биредәге экспонатларны укыту-тәрбия эшендә дә бик теләп кулланалар. 

Автор фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев