Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

«Кояшкай»да әтиләргә капкейкалар ясадылар

Бүген «Кояшкай» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә бик мавыктыргыч мастер - класс оештырылды.

Шушы төркемгә йөрүче Есениянең әнисе Александра Дятлова  балалар белән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненэ  багышлап әти, бабайларга  тәмле, матур итеп капкейкалар ясарга өйрәтте. Барлык балалар да бик кызыксынып бу эшкә кереште. Кемдер әтисенә, кемдер бабасына бүләк итәчәк. Үз кулларың белән ясаган бүләктән дә, кадерле бүләк юктыр. Шулай ук бакчабызда күп еллар оста куллы, эшен яратып башкаручы  такта остасы  - Валерий Александрович та бу татлы бүләкне бик сөенеп кабул итте.

Хөрмәтле әтиләр, бабайлар сезне якынлашып килүче 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән тәрбиячеләр, балалар исеменнән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи  һәм матди байлык, һәр эшегездэ бары тик уңышлар гына телибез. Бәйрәм белән сезне!!!

Венера Самигуллина.

Фотолар "Кояшкай" балалар бакчасыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев