18 мартта без мөһим датаны — Кырымның Россиягә кушылу көнен билгеләп үтәбез. Бу көн алдыннан Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган тематик чаралар уза.
Балалар ярымутрауның гаҗәеп табигате, аның истәлекле урыннары һәм бай тарихы белән танышалар.
“Без халыклар арасында тынычлык, татулык һәм дуслыкның никадәр мөһим булуы турында сөйләштек. Балаларның ялкынлы күзләренә карау, Туган ил турында шигырьләр тыңлау һәм аларның илебез символларына карата никадәр дулкынланып карауларын күрү — чын бәхет”, - ди тәрбияче Альбина Әгъзамова.
Нет комментариев