Кадер мәктәбе укучылары республика бәйгесендә сынатмый
Мәгариф һәм тәрбия

Кадер мәктәбе укучылары республика бәйгесендә сынатмый

Азилә белән Карина - фән олимпиадасы призерлары.

11-13 февральдә Казанда татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары арасында татар теленнән олимпиада үтте. Анда Зәй районы данын яклаган Кадер мәктәбе X сыйныф укучысы Азилә Закирова призер булды. Азиләнең укытучысы - Алсу Әюпова.

15-17 февральдә милли мәктәптә укучылар арасында рус теле буенча фән олимпиадасында әлеге мәктәпнең IX сыйныф укучысы Карина Гыйльфанова призер булды. Аның укытучысы -  Әлфия Галиуллина.

Фотолар мәгариф идарәсеннән


Нет комментариев