Бөтендөнья икмәк көнендә «Бөртеккәй» бакчасы нәниләре өчен матур чара үтте
16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк - кеше тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы. Ипи һәрвакыт табын түрендә урын ала.
Икмәк көне уңаеннан Зәйнең “Бөртеккәй” балалар бакчасында матур чара узды.
Тәрбиячеләр нәниләргә ипинең каян алынуын, кечкенә күмәч пешерү өчен күпме эш башкарырга кирәклеген сөйләделәр.
“Әңгәмә барышында балалар кеше тормышында икмәкнең әһәмияте турында белделәр, икмәк үстерү процессы, ипинең безнең өстәлгә ничек килүе, кешеләргә икмәк үстерергә нинди авыл хуҗалыгы машиналары булышуы белән таныштылар. Бәләкәй бөртектән бер башак үсеп чыгуын, оннан ипи генә түгел, пироглар, печеньелар да пешереп булганын белеп, нәниләр гаҗәпләнеп калдылар. Ипи турында шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр уку тәрбияләнүчеләргә ипинең төп ризык икәнлеген аңларга ярдәм итте”, - ди тәрбиячеләр.
Шундый истәлекле даталар нәтиҗәсендә балаларның дөньяга карашы киңәеп кенә калмый, ә аларда икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт һәм икмәкнең ризык кына түгел, ә тормыш һәм иминлек символы икәнлеген аңлау да тәрбияләнә.

Болар барысы да балалар иҗатында чагылыш тапты: искиткеч рәсемнәр, пластилиннан эшләнгән эшләнмәләр, аппликацияләр, "Завод" территориаль иҗтимагый үзидарәсе вәкилләре белән бергә үз кулларың белән тәмле әйберләр пешерүләр.

Фотолар бакчадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев