Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Балаларыгыз белән Кыш бабайга шигырь сөйләргә әзерләндегезме әле?

Кирәк була калса, берничә шигырь тәкъдим итәбез. Сез дә ятлый идегезме боларны Чыршы бәйрәменә?

Туган ил түренә
Энҗе Мөэминова

Алланып таңнарның алына,
Нур булып кешелек таңына,
Җыр булып үрелеп күңелгә,
Кил безгә, Яңа ел, кил безгә!
Кояшлы көннәрнең җылысын,
Бәхетнең, шатлыкның олысын
Күтәреп көннәрнең иңенә,
Рәхим ит Туган ил түренә!

Яңа ел белән!
Рәдиф Гатауллин
Яңа ел җитте! Яңа ел!
Кышы, Язы, Җәе, Көзе –
Барысы белән дә яңа ул.
Ә иске ел ерак китте.
Киткән чакта елап китте.
– Ул соң ниләр алып китте,
Һәм ниләр калдырып китте?
– Фәндә, көндә яңалыклар,
Яңа бәхет, яңа йортлар,
Көне-төне янган утлар,
Гөлбакчалар, яңа җырлар
Китерде ул, һәрбер көне
Бизәп үтте туган илне –
Ил күгендә мәңге балкыр
Йолдызлар яндырып китте,
Нык сакларга кушып, безгә
Җирне, Кояшны, Дөньяны –
Барысын да калдырып китте...
Үзен генә алып китте,
Яңа ел! Яңа ел җитте!

Яшел чыршы
Җәвад Тәрҗеманов

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,
Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.
Яшел чыршының очына йолдыз куелган.
Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.
Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.
Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

Бер яшькә үстем
Нур Гайсин

Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам.
Тагын ямьлерәк
Итәргә илне,
Иске ел үтеп,
Яңа ел килде.
Ямьле Кыш бабай,
Килдең син безгә,
Кунак булырсың,
Кер өебезгә.
Кыш бабай, мине
Бүген син макта.
Бер яшькә үстем,
Син килгән чакта.

Чыршы әйләнәсендә
Роберт Миңнуллин
Каршылыйк, дуслар, бергәләп:
Яңа ел килә безгә!
Әнә күпме кунак килгән
Әйләнә – тирәбезгә.
Йолдызлар төшеп кушылган
Чыршыдагы утларга.
Кыш бабай белән Кар кызы
Килгән безне котларга.
Кыш бабай килгәч булачак
Котлаулар да, бүләк тә!
Яңа елда чынга ашар
Теләгән һәр теләк тә!
Яңа елның бәхетле ел
Буласын без беләбез.
Шуңа күрә бергәләшеп
Яңа елга керәбез!

Чыршы
Әхмәт Ерикәй
Төрле-төрле утлар яна,
Без уйныйбыз, әйләнеп,
Бигрәк матур, бигрәк ямьле
Безнең чыршы бәйрәме.
Җырлый-җырлый әйләнәбез,
Чыршы тора уртада.
Кунак булып, ак сакаллы
Бабай килгән бәйрәмгә.
Чыршыдагы җем-җем утлар
Сүнәләр дә яналар.
Без җырлыйбыз, шатланабыз,
Без – бәхетле балалар!

Яшел чыршы, яшь чыршы
Эльмира Шәрифуллина
Әй чыршы, яшел чыршы
Безнең өйгә кердең син,
Кергәч, әллә шатландың,
Әллә үксеп көлдең син.
Бер генә көн сиптең дә
Тәмле ылыс исеңне,
Коелды ылысларың –
Үзгәрттең син төсеңне.
Әй, чыршы, нәни чыршы,
Сине кайчан аңларбыз?
Бер көнлек бәйрәм өчен
Сине кисеп алабыз.
Уенчык шарлар асып,
Түргә куеп бизибез.
Аннан урын – чүплектә,
Аннан сине белмибез,
Хәтта сәлам бирмибез.
Их, безне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев