Балаларга матур сөйләм турында
Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе белгечләре яшь буынны культуралы итеп тәрбияләү максатында төрле чаралар оештыралар.
3 февральдә шәһәрнең 4нче мәктәбе 5 Б сыйныфы укучылары белән китапханәче Зөлфия Гыйльманова телгә кергән ямьсез сүзләрдән котылу турында әңгәмә үткәрде. Бу бөтендөнья норматив булмаган лексика белән көрәш көненә багышланган кызыклы сөйләшү булды. Тема очраклы гына сайланмады, чөнки ул җәмгыять өчен бик актуаль һәм мөһим, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр өчен.

Китапханәче укучыларга сүгенүнең килеп чыгышы һәм аның кешенең рухи, физик сәламәтлегенә һәм шәхесенә тәэсире турында сөйләде. «Вирус сквернословия» видеоролигын караган вакытта балалар цензурасыз лексикага тискәре мөнәсәбәт формалаштыруның мөһимлеге турында белделәр. Алар шулай ук әхлакый яктан камилләшү, тормышка җаваплы караш, әдәбият уку, спорт һәм музыка белән шөгыльләнү кирәклеге турында фикер алыштылар.

Укучылар «Матур сүзләр эстафетасы» уенында, рус телен белүчеләр конкурсында актив катнаштылар. Алар шулай ук бу темага плакатлар ясадылар һәм тематик күргәзмәдә әдәбият белән таныштылар.
фотолар: үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев