Балалар бакчаларында тәрбияләнүче яшь инспекторлар отряды машина йөртүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итәргә чыкты
Бу көннәрдә шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр машина йөртүчеләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләргә чыктылар.
Яшь хәрәкәт инспекторлары юл инспекторларының төп ярдәмчеләре булып тора. Алар балачактан юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр.
- Кайчагында бала миңа светофорның нинди сигналына барырга, ә җәяүлене кайда үткәрергә кирәклеген искә төшерә, - ди “Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әтисе. Нәкъ менә шушы балалар бакчаларында, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, 6 мартта узачак яшь хәрәкәт инспекторлары отрядларының 50 еллыгына багышланган “Мине сакла, машина йөртүче” акциясе старт алды.
Чарада “Светофорик” яшь хәрәкәт инспекторлары отряды, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторы Михаил Кузьмин, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ Зәй бүлекчәсе башлыгы Вадим Иванов һәм отряд командиры Ксения Белова катнашты. Алар шоферларны Ватанны саклаучылар көне белән котларга һәм машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә игътибарлы булу мөһимлеген тагын бер кат искә төшерергә шәһәр урамнарына чыкты. Алар машина йөртүчеләргә зур булмаган сувенирлар тапшырдылар. Балалар да мондый чарада катнашып, үзләренең әһәмиятен тойдылар, ә машина йөртүчеләр алга таба да яхшы кәеф белән киттеләр. Чара ахырында Вадим Иванов яшь хәрәкәт инспекторлары отрядына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
Бүген шәһәр урамнарына шундый ук миссия белән “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыкты.
Фотолар ЮХИДИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев