Бала тәрбияләүдә отышлы алымнар
3 мартта Әлмәт шәһәренең 11нче мәктәбендә ил күләмендә «Халыклар бердәмлеге елы кысаларында инновацион һәм традицион технологияләр нигезендә дәресләр һәм сыйныфтан тыш чараларның тәрбияви потенциалын күтәрү» темасы буенча укытучылар өчен семинар булды.
Анда Зәйнең 9нчы мәктәбе укытучысы Роза Хәйретдинова да чакырулы иде, ул семинардан алган тәэсирләре белән уртаклаша:
“Мәктәпкә керү белән укучылар иҗаты үзенә җәлеп итте, актлар залына бара торган стеналар төрле милләт кешеләрен сурәтләгән рәсемнәр белән бизәлгән иде. Укучылар әллә каян күреп, татарча исәнләшеп китәләр. Мәктәптә 800 укучы укый, укыту ике сменада оештырылган. Директор Беляева Рузинә Риф кызы тарафыннан семинарны ачып җибәрү, кунакларны сәламләү өлеше актлар залында үтте. Театраль тамаша белән беррәттән сәхнәдә җыр - бию дә алып барылды. Күз явын алырдай күргәзмә дә игътибарны үзенә яулады.
Биредә үк татар бизәкләренә җан өрүче Эльвира Әсхәтовна белән Миләүшә Абраровнаның мастер-классы семинарга үзенчәлек өстәде, алар яныннан китәсе дә килмәде. 20 минутлык дәресләр парлап оештырылды. Мин башлангыч сыйныф укытучысы Ирина Назыймовна һәм ана теле һәм әдәбияты мөгаллиме Рәзинә Хәмзовна дәресен карадым. Дәрес бик оешкан төстә узды, менә бит, руслар да теләп өйрәнәләр татар телен дигән җылы хис калды, аларның бал кортлары кебек мәш килүләренә сокланып утырдым. Ә менә 8нче сыйныфта "Халык традицияләре" нә урын бирелгән. Лилия Вазыйховна, Алия Равилевна татар - инглиз теленә басым ясаган.
Семинарда 20 укытучы ачык дәрес һәм дәрестән тыш чара үткәрде, бу милли укыту һәм тәрбия буенча урынбасар Сания Фоатовнаның оста оештыручанлык нәтиҗәсе. Семинар барышында Ульяновск өлкәсе белән дә видеоэлемтәгә керделәр, анда яшәүче халыкларның татар, рус, чуваш телендә аралашуын ассызыклап, Охотничий урта мәктәбе укытучылары оештырган сыйныфтан тыш чара карадык, ерактагы туганнарыбызның сөйләмен ишеттек, аларны йөрәгебез аша тойдык. Информатика укытучысы Арслан Азатович ясалма фәһемне укыту барышында куллануның отышлы яклары турында үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Физика, биология кабинетлары заманча җиһазландырылган. Семинарда минем иҗатка да урын бирелде. Мондый семинарлар укытучыларны бер баскыч үстерә, ут күршеләребезгә, мине семинарга чакырган студент елларыннан якын булган иптәш кызым Рәзинәгә бик зур рәхмәт!”
фотолар: Роза Хәйретдиновадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев