Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Артем мәдәни чараларда актив катнаша

Зәйнең беренче сыйныф укучысы - “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчесе.

"Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-мәгариф проектының беренче этабы тәмамланды, аның төп максаты - балаларны уку вакытында танып белү һәм мәдәни ялга җәлеп итү. Бу проектның иң актив катнашучысы - беренче мәктәпнең I А сыйныф укучысы Артем Федин булды. Проектның башка җиңүчеләре белән бергә ул Казан шәһәренә республика “Чыршы бәйрәме”нә чакырылды. Сәфәрдән Артем бик күп тәэсирләр белән кайтты, чөнки “Яңа ел чыршысы бәйрәме” - ул әкият, тылсым дөньясы, балачак бәйрәме, яшьтәшләр белән бергә аралашу да. 
- Без актив укучыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! - ди китапханәчеләр.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев