“Алтынчәч”тә дуслык кичәсе үтте
Мәгариф һәм тәрбия

“Алтынчәч”тә дуслык кичәсе үтте

Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында «Беренчеләр хәрәкәте» пилот төркеменә кергән сабыйлар 7 нче мәктәптәге остазлары белән очраштылар.

Чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде һәм «Дуслык агачы» исеме астында узды. Иҗади эшчәнлек барышында балалар үз кулларын кәгазьгә төшереп, алардан уртак «Дуслык агачы»н ясадылар. Ә мәктәп укучылары үзара ярдәмләшү атмосферасы тудырып, нәниләргә бу эштә булыштылар.

Бу вакыйга буыннар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең һәм балалар арасындагы дуслык багланышларының яхшы үрнәге булды.

фотолар балалар бакчасыннан


Нет комментариев