«Алтынчәч» балалар бакчасында «Муса Җәлил - безнең күңелләрдә” дигән чара узды
Мәгариф һәм тәрбия

«Алтынчәч» балалар бакчасында «Муса Җәлил - безнең күңелләрдә” дигән чара узды

Бүген “Алтынчәч” бакчасында балалар белән Муса Җәлилнең туган көнен искә алып, кичә үткәрелде.

Муса Җәлил - Советлар Союзы Герое, күренекле татар совет шагыйре. Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган.

Тәрбичеләр балалар белән Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның үлмәс иҗатын тагын бер кат искә алдылар. Алар бергәләп җырлы-биюле уеннар уйнадылар, шигырьләр
сөйләделәр. Соңыннан “Кызыл ромашка” мультфильмын карадылар.

Фотолар "Алтынчәч" балалар бакчасыннан


Нет комментариев