Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәдәният һәм сәнгать

Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йорты яңа иҗат сезонын ачарга әзер

Мирный бистәсе мәдәният йортының кабатланмас үз йөзе бар.

Мәдәният хезмәткәрләре район, республика күләмендәге җитди чараларга бәйрәм төсе өстәп,  хезмәт кешесенең кәефен күтәрәләр. Мәдәни чаралар, бәйгеләр оештырып, районыбызда яшәүче барлык милләт халыкларын берләштерүгә, традицияләрне, гореф-гадәтләрне саклауга зур өлеш кертәләр. Ел дәвамында төрледән-төрле күңел ачу тамашалары уздырып, күңелләрне сафландыралар. Гомумән, бер генә бәйрәм дә сәхнә осталарыннан башка узмый. Мәдәният хезмәткәрләре һәрвакыт халык арасында. Бөтен кеше ял иткәндә дә алар эшли. 15 хезмәткәрне берләштерүче шәһәр мәдәният йорты  коллективыбызны күз алдында тотып әйтәм, чөнки алардан башка берни дә эшләп булмас иде. Рухи байлыгыбызның кыйммәтен, бәясен белүче, үз эшләренә бирелгән хезмәттәшләрем  бистә мәдәниятенең тоткасы булып тора.

 Шәһәр мәдәният йорты Мирный бистәсендә яшәүчеләрнең мәдәни-ял итү ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән эш алып бара. Халыкның ялын оештыру, һәвәскәр сәнгать иҗатына ярдәм итү, халык традицион мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, икенче үзешчән иҗат инициативасы һәм халыкның социаль-мәдәни активлыгы, балалар һәм яшьләр белән эшләү, өлкәннәр, ветераннар, инвалидлар белән эшләүнең төрле алымнарын кулланып эш алып барыла. Еллык план кысаларында барлык планлаштырылган чаралар бистә халкы, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә һәм территориаль иҗтимагый үзидарә активы белән берлектә үткәрелә.

Быел без 39нчы иҗат сезонын ачарга әзерләнәбез. Иҗат сезонын ачу - ул барыннан да элек бәйрәм: дәртле, якты, матур бәйрәм. Бәйрәмгә килүчеләр  шәһәр мәдәният йортының иҗат  коллективлары белән таныша. Концерт программасы исә  түгәрәкләрнең күрсәтмә чыгышларыннан тора. Бу кичне барлык кунаклар һәм тамашачылар өчен мәдәният йортының иҗат коллективлары репертуарындагы иң кызыклы, якты номерлар тәкъдим ителә. Бию номерларын вокаль һәм театральләштерелгән миниатюралар, шигъри зарисовкалар алыштыра.

Мәдәният йортында  200гә якын кеше йөри торган 14 клуб оешмасы эшли. Болар - Александр Селивёрстов җитәкчелегендә «Ивушка» халык җыры вокаль ансамбле, «Гармония» триосы, Әминә Зарипова җитәкчелегендә «Мальвина» халык марионеткалары театры, Любовь Мөбәрәкшина җитәкчелегендә «Конфетти» хореографик коллективы, Резидә Ченцова җитәкчелегендә  «Радуга» вокаль студиясе, Олеся Кучумова җитәкчелегендә «Калинушка» театр сөючеләр түгәрәге, Фәннур Миннекәев җитәкчелегендә «Дулкын» татар җырын яратучылар клубы.
Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре яшәү урыны буенча балигъ булмаганнарның буш вакытын оештыруга һәм социаль-тискәре күренешләрне профилактикалауга, яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга да аерым игътибар бирә. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар һәм яшүсмерләр һәрвакыт  безнең күз уңында. Балаларда патриотик хис тәрбияләү, туган төбәгеңә, бистәңә мәхәббәт - һәр чараның төп темасы булып тора.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең ял вакытын оештыру да һәрвакыт актуаль, өлкәннәр өчен күчмә хәйрия мини-концертлар үткәрәбез. Өлкән яшьтәгеләрне  иҗат коллективларында һәм мәдәни физкультура-савыктыру чараларында катнашуга җәлеп итеп, социаль-мәдәни элемтәләр киңәйтелә.

Күңел ачу бәйрәмнәре инвалид балаларның  тормышын бизи, мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә, энергия һәм позитив өсти. Бу категория кешеләр белән эшләү мәдәният хезмәткәрләренең бурычы булып тора.
Гаилә - һәр кеше тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртуга һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Бистә мәдәният йорты хезмәткәрләре традицион гаилә, рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә балаларда һәм яшүсмерләрдә гаилә тәрбиясе мәдәниятен сакларга, ныгытырга һәм үстерергә кирәк дип саный. Гаиләләрнең мәдәни үзаңын үстерү буенча  бик күп  чаралар үткәрә.

Халык гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу һәм саклау -  өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Нәкъ менә шуңа күрә фольклорга аерым игътибар бирелә. Халык фольклоры ярдәмендә бик мөһим булган заманнар бәйләнеше, үткәнне хөрмәт итү, аның казанышлары белән тулыландыру тормышка ашырыла. Үсеп килүче буында үз халкының тарихи мирасына, үзенең чыганакларына һәм мәдәниятенә сакчыл һәм хөрмәт белән карау тәрбияләнә.

Үзешчән сәнгать коллективларын, һәвәскәр берләшмәләрне, клубларны, түгәрәкләрне саклап калуга һәм үстерүгә зур игътибар бирә, чөнки бу берләшмәләрнең эшчәнлеге халыкка үз ялын оештыру гына түгел, иҗади сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итә. Түгәрәкләргә  катнашучылар үз теләкләре белән,  үзләренә шөгыль сайлап, ирекле нигездә киләләр. 

Мирный бистәсе шәһәр мәдәният йортының кабатланмас үз йөзе бар. Безнең эшчәнлегебез  күпкырлы, төп вазифалардан  тыш шәһәр һәм бистәнең җәмәгать тормышында  актив катнашабыз. 

Мин хезмәттәшләремә тырышлыклары өчен рәхмәт әйтәм. Алга таба да бердәм булып зур уңышларга ирешеп, матур нәтиҗәләр күрсәтеп эшләргә язсын. 

Фәннур Миннекәев, шәһәр мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев