26 октябрьдә Зәйнең «Ялкын» клубында 2нче мәктәпнең 10нчы сыйныф укучылары белән «Үзең булу сәнгате» темасына очрашу узды.
Спикер булып мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясе директоры Гүзәл Шәрәфиева чыгыш ясады. Катнашучылар үз шәхесләрен саклап калу, үз-үзеңә ышаныч һәм үзеңне сайлый белү мөһимлеге турында сөйләштеләр.
Яшьләр белән эшләү буенча белгеч Альмира Галләмова шулай ук яшүсмерләрне эшкә алу турында сөйләде, манипуляцияләрнең куркыныч булуына һәм борчулы хәлләрдә өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүнең мөһимлегенә игътибар итте.
Нет комментариев