Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Гомер бәйрәмегез котлы булсын!

Өченче Бөгелдедә яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Гүзәлия Нури кызы Шакирҗанованы ихлас күңелебездән 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Кадерлебез, тормышыбызнең яме булып, шатлык-сөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә Аллаһы Тәгалә сине сәламәтлектән аермыйча, без – кызларың һәм кияүләреңнең кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан дәү әни булып, озын-озак гомер кичерергә язсын. Син – безнең иң газиз кешебез. Бу тормышта яшәвебез һәм бар булган уңышларыбыз өчен без синең алда бурычлы. Көннәреңне шатлык һәм куанычлар гына бизәсен, кайгы җилләре ишегеңне какмасын. Бу дөньяның барлык рәхәтлекләрен тоеп, бергә-бергә яшәргә язсын.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Гомерләрең озын булсын, әни,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син бик газиз һәм бик кадерле.
Иң изге теләкләр белән кызларың  Гөлнара, Гөлназ, кияүләрең Мурад, Олег, оныкларың Алинә-Булат, Амир, Рената, Адриан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев