Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйнең Бөек Ватан сугышы ветеранына 102 яшь тулды

Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй ГРЭСын төзүчеләрнең берсе – районның гына түгел, бөтен республиканың горурлыгы булган Леонид Мачтаков бүген туган көне уңаеннан котлаулар кабул итте.

Ветеранны туган көне белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов, ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Бердәм Россия” партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськов, район социаль  яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина килде.

Леонид Яковлевич кунакларны якты йөз белән каршы алды.

-Сез безгә Җиңү яулаган, республика, ил энергетикасы тармагында тирән эз калдырган кеше. Районыбыз, илебез горурлыгы, батырлык үрнәге сез. Рәхмәт Сезгә, – дип хөрмәтле ветеранга котлау сүзләрен җиткерде Разиф Галиевич.
 

Ветеран бүгенге көндә дөньяда барган хәлләрдән хәбәрдар.  Леонид Яковлевичның иң зур теләге – дөньяда тынычлык урнашсын. Ул Җиңүнең безнең якта булачагына шикләнми һәм безнең хәрбиләргә уңышлар тели.

-Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезнең зур җиңү белән кайтуларын телим, — ди. 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән котлау сүзләрен аның ярдәмчесе Гөлнара Феофанова җиткерде. 

Леонид Яковлевич Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан символик акт – Җиңү байрагына имзасын куйды.  Бу автограф булачак буыннар өчен бәяләп бетергесез Җиңү шаһиты булачак. Һәм байрак, хәтер һәм хөрмәт символы буларак, Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда почетлы урын алачак.

Леонид Яковлевич 1923 елның 18 августында ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка китә, Мәскәүне саклауда, Сталинград контр һөҗүмендә, шулай ук Курск дугасы бәрелешләрендә катнаша.

1953 елда Урал политехника институтын тәмамлый. 1956 елдан Леонид Мачтаковның хезмәт эшчәнлеге Зәй ГРЭСы төзелеше белән бәйле. Электр станциясендә ул 37 ел эшләгән.

Мачтаков җитәкчелегендә Зәй шәһәрендә кыска вакыт эчендә күп кенә социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта ул шәһәрне төзекләндерүгә, яшелләндерүгә дә күп өлеш кертә.


Ветеран II дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен», «Хәрби хезмәтләре өчен» медальләре белән бүләкләнгән, Югары баш командующий И. В. Сталин кул куйган җиде грамотасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев