Районда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 26нчы бала туды.
Ватаныбыз сагында торучы Зәй хәрбие һәм аның тормыш иптәше Аделина Васильевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары туды.
Бүген педагогик-психологик үзәктә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, волонтерлар катнашты.
- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - кызыгыз тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әтиегезнең исән-сау җиңү белән кайтуын телим, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Әти кеше бүгенге көндә алгы сызыкта илебез азатлыгы өчен көрәшә. Гаиләдә тагын бер кыз үсә: Марияга 1 яшь тә 10 ай. Мария да очрашуда район башлыгы кулыннан бүләк алды.
-Безнең кызыбыз 22 августта туды. Аңа Дарья дип исем куштык. Кызыбыз тууын иремә хәбәр иткәч, ул сөенеченнән елады. Әлбәттә, әтиебезнең безнең янга тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, - ди яшь әни.
Нет комментариев