Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп уза

18 гыйнварда кичтән шәһәр-район чиркәүләрендә келәүләр үтте, алар суны изгеләндерү белән төгәлләнде.

Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле кануннарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын  көйләнгән. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылды.

Бәйрәм көнне Изге чишмәгә суга һәм коенырга дип бик күп кеше килде. Изгеләндерелгән су алырга озын чиратлар тезелде, күпләр бирегә гаиләләре белән килгән иде.

Дин әһелләре – Сергий атакай Кузнецов суны изгеләндерү йоласын башкарды. Чарада район җитәкчелеге дә катнашты. Изге чишмә янына  җыелган халыкны бәйрәм белән  район башлыгы Разиф Кәримов  котлады.

-Барыгызның да сәламәт, дөньяларның тыныч булуын, илебезнең җиңү яулавын телим, - диде ул.

Көн дә кояшлы иде, шуңа күрә су коенырга теләүчеләр дә күп иде. Алар арасында беренче тапкыр коенучылар да, йоланы күп еллар үтәүчеләр дә бар.  Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов 1985 елдан 38 ел дәвамында Качману бәйрәмендә су коена икән.

- Cу коенып чыккач, яңа туган шикелле булып китәсең, уйлар яңара, тән сафлана, җиңеллек тоясың, -диде ул.  

Яше 70тән узган Лилия Прокладова да изгеләндерелгән суга чумып, тиешле йоланы башкарды. Ул чишмәгә кызы белән килгән иде.

Анна Тылкина, Зинаида Васильева,  Зоя Лобанова бергә җыелышып килеп, бер-берсенә теләктәшлек итеп, су коенып чыктылар.

-Балаларыбыз сәламәт, ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар туктасын иде дигән теләкләр белән башкардым әлеге йоланы, - ди Анна Тылкина.

Салкын суда коенучыларны коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре күзәтте.

Күпләр бит-кулларын юып,  чишмә суын савытларга тутырды. Чөнки мондый суның шифасы әйтеп бетергесез - күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр. 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев