Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Зәйдәге табиб амбулаториясе халыкка даими медицина ярдәме күрсәтә

Бүген район җитәкчелеге Иске Зәйдә эшләүче табиб амбулаториясендә һәм «Каенкай» балалар бакчасында да булды.

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев Иске Зәйдә эшләүче табиб амбулаториясендә һәм «Каенкай» балалар бакчасында да булдылар.


Балалар бакчасында алар тәрбия эшләре барышы, балалар туклануы белән кызыксынды. Ә табиб амбулаториясендә халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү торышын карадылар. Үзәк дәваханәнең баш табибы Айдар Фатыйхов белән табиб амбулаториясе мөдире Ландыш Урамова Иске Зәй халкына күрсәтелүче хезмәт турында сөйләделәр.


— Безнең Иске Зәй халкына биредә беренчел табиб ярдәме белән беррәттән теш дәвалау мөмкинлеге дә, системалар алу да оештырыла. Кешеләр медицина хезмәткәрләре эшеннән канәгать, — ди Айдар Фатыйхов.


«Районда бүгенге көндә 56 фельдшер-акушерлык пунктлары эшли, шуларның 16сы инде заманча яңартылды, 5 табиб амбулаториясе районның төрле урыннарында урнаштырылып, үзәк дәваханәгә килергә ерак булган авылларны колачлый. Ә Иске Зәйдәге амбулатория республикадагы бер типтагы медицина учреждениеләреннән аермалы буларак, халык күплеген исәпкә алып, зур форматта итеп эшләнде. Барысы да халык мәнфәгатен күздә тотып башкарыла», — диде район башлыгы амблуаториягә дәвалау алырга килүчеләр белән аралашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев