Заинск-информ 16+
Рус Тат
Игелекле гамәл

Зәйдән 71 яшьлек Габидә апа хәрбиләргә 100 йомыркага токмач кисеп җибәрде

Зәйдә яшәүче киң күңелле Габидә апа Зинченко һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә әзер булып яши.

Бүгенге көндә туган яктан читтә булган хәрбиләр токмач ашын аеруча сагыналар. Туган як җылысы кергән ризык аларны сөендерсен, дигән теләктә игелекле йөрәкле Габидә апа. 

-Бу эшкә әле бу көннәрдә генә алындым. Беренче тапкырында – 40, икенчесендә 60 йомыркага токмач кистем. Йомырканы волонтерлар китерде. Аннан әле лагман да кистем, бу төр ашны да ярата бит ир-заты. Токмачларым бу балаларга барып җитеп, аларга көч бирсен, туган якларга исән-сау кайтсыннар дип телим, - ди киң күңелле Габидә апа.

Ул кискән токмачлар “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме аша махсус хәрби операция зонасына озатылган.

-Бармакларым авыртып тора әле, бераз хәл алып, тагын токмач кисеп җибәрермен дип уйлыйм, - ди  Габидә апа.

Ул үзе дә бу тормышта кыенлыкларны күп кичергән. Чернобыльдән 18 километр ераклыктагы Припять шәһәрендә яшәүче Габида Зинченко 1986 елда яраткан эшен, туган йортын, барлык әйберләрен калдырып, гаиләсе белән Зәй районына күченеп кайтырга мәҗбүр була. Аңа бу вакытта 32 яшь була. 

Тормышның кадерен белеп яши ул. Шуңа күрә дә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен борчылып, аларга ярдәм итәргә тырыша.
 

Фото волонтерлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев