Кәрәкәстән Гөлнара ханым хәрбиләргә бер айда гына 205 кап печенье җибәрде
Кәрәкәс авылында яшәүче Гөлнара Нәҗмиева махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм итеп килә.
Ул аларга каклаган казлар да, печеньелар, чәкчәкләр дә пешереп җибәрә, тиз пешә торган ашлар әзерләүчеләр өчен яшелчәләр дә киптерә.
Кәрәкәслеләр хәрбиләргә ярдәм итү буенча зур эш алып баралар. Биредә хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр, госпитальләргә кирәкле әйберләрне җыялар, хәрбиләрдән кергән заявкалар буенча эшлиләр.
Ничек кенә булса да, арада барыбер бер башлап йөрүче кирәк. Гөлнара Нәҗмиева – авылда бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе.
Хәрбиләргә ярдәм итүдә заявкалар буенча эшләүдә Гөлнараның уллары да читтә калмый. Күбрәк чыгымны уллары күтәрә. Әле бу көннәрдә генә уллары 3 километр озынлыкта кабель алып хәрби зонага җибәргәннәр. Шулай ук Гөлнараның 86 яшьлек әнисе Рәсимә апа да ничек тә ярдәм итәргә тырыша.
-Әни киптерү өчен капчык-капчык суган әрчи. Без монда рәхәттә яшибез, ничек булса да егетләргә булышасы иде, ди.
Ул сугыштан соң илне торгызуда күп көч куйган, бригадир булып эшләгән. Сугыш михнәтләренең нәрсә икәнен яхшы аңлый, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип теләп утыра, - ди Гөлнара ханым.
Бу көннәрдә Зәйдән китүче гуманитар ярдәм аша Гөлнара ханым махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга 205 кап печенье җибәрде. Аның 170 кабын – “Зәй сезнең белән” волонтерлар төркеме, 35ен II ранг капитаны Валентин Атласов аша җибәрде.

“Иң мөһиме - махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-сау өйләренә кайтсын иде”, - ди Гөлнара ханым.
Фото волонтерлардан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев