Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Игелекле гамәл

Югарымәлемлеләр окоп шәмнәре ясауга парафин алу өчен ярминкә оештырды

Узган шимбәдә Югары Мәлем авылы мәдәният йортында «Ярдәм» ярминкәсе уздырылды.

Махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Һәммәбезнең теләге бер генә — солдатларыбыз исән-имин туган якларга әйләнеп кайтсын.

Югарымәлемлеләр хәрбиләр өчен иң кирәкле әйберләрнең берсе булган окоп шәмнәре ясауга парафин сатып алу өчен ярминкә оештырырга булды.

«Ярминкәгә яшелчәләр, сөт продукцияләре, кул эшләре куелды. Һәр сатучы да, сатып алырга килүчеләр дә үз өлешен кертте. Башка авылдашлар да читтә калмады. Барлыгы 7200 сум акча җыелды. Окоп шәмнәре хәрби зонада бик кирәкле булуын яхшы беләбез. Адым-адым юл булыр, тамчы-тамчы күл булыр, диләр. Бу күркәм чарада катнашкан барлык авылдашларыбызга зур рәхмәт. Бердәм булыйк! Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!» — ди Югары Мәлем мәдәният йорты директоры Лилия Сибгатуллина.

Фотолар мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев