17-19 февралендә «Дуслык» республика олимпиада үзәге базасында татар телендә белем бирүче мәктәпләр укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
Анда Зәйдән Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VII сыйныф укучысы Адилә Абдуллина, VIII сыйныф укучысы Полина Сафронова, XI сыйныф укучысы Кирилл Кандалинцев призерлар булдылар.
Аларның укытучылары – Наталия Ильина, Римма Әхмәтвәлиева.
фото:мәгариф идарәсеннән
Нет комментариев