Өлкәннәр декадасы кысаларында «Елмаю» клубының яшь катнашучылары «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый‑дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән берлектә «Радость» үзәгенең социаль хезмәт алучылары янына бардылар
Әбиләр һәм бабайлар өчен балалар күңелне нечкәртерлек программа әзерләгән иде. Яшь кунаклар шигырьләр укыдылар һәм өлкән буынны бәйрәм белән котладылар.
Өлкәннәр котлауларны шатланып кабул иттеләр, хатирәләре белән уртаклаштылар һәм балаларга игътибарлары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт әйттеләр.
Мондый очрашулар уңай эмоцияләр генә түгел, ә үсеп килүче буында өлкәннәргә карата ихтирам, шәфкатьлелек һәм якыннарына ярдәм итү теләге тәрбияли.
- Фотолар үзәктән.
Нет комментариев