Зәйдән хәрби егет Евгений: “Анда егетләр арасында дуслык көчле”
Безнең геройлар

Зәйдән хәрби егет Евгений: “Анда егетләр арасында дуслык көчле”

Якты Күл авылы егете Евгений махсус хәрби операция зонасына 2024 елның сентябрендә үз теләге белән китә. Моңа кадәр аның Чечняда зур булмаган хәрби хезмәт тәҗрибәсе була

 Бүген аның ике контракты тәмамланган инде, ә күптән түгел ул өченче контрактын төзегән. Хәрби  сүзләренчә, махсус хәрби операция зонасында хезмәте вакытында аның янында үз туганнарыдай якын кешеләре барлыкка килгән.

Сугышчан дуслыкның көче

-Анда безнең арада дуслык бик көчле. Сугышчан иптәшләр бер-беребезне кайгыртып, терәк булып торабыз. Анда һәр кеше синең туганыңа әйләнә. Хезмәттәшләремне авыр вакытта ташламау теләге алга таба контракт төзергә этәрде, - ди Евгений.

Хезмәте вакытында аңа алгы сызыкта  штурм подразделениеләрендә хәрби бурычын үтәргә туры килә. Ул бу турында тыйнак кына сөйли: алгы сызыкта барган вакыйгаларның күбесен сүзләр белән аңлату кыен, ә мәгълүматның бер өлеше халык алдында сөйләү өчен түгел, ди.

автор фотосы, Евгений Якты Күл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров белән
автор фотосы, Евгений Якты Күл җирлеге башлыгы Зиннур Мохтаров белән

Евгений хәрби зонада күрсәткән фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бу югары дәүләт бүләге аңа сугышчан иптәшләрен коткарган өчен тапшырылган.  Ул иң авыр сынау дип көнкүреш кыенлыкларын түгел, ә сугышчан иптәшләрен югалтуны саный. Ул шулай ук торак пунктларда  яшәүче җирле халык турында да сөйли. 

“Анда да шундый ук кешеләр яши.  Алар гомер буе шунда яшәгәннәр. Балалары киткән, ә үзләре калганнар. Без – хәрбиләргә ярдәм иткән, азык-төлек алып килгән очраклары да булды. Алгы сызыкта булганнар өчен мондый гади кешелекле гамәлләрнең әһәмияте зур”, - ди хәрби егет.

Чебурашка - аеруча кадерле бүләк

Евгений Зәй районыннан килә торган гуманитар ярдәм турында аеруча җылы итеп сөйли. Посылкалар сугышчыларга барып җитә, ә анда иң кирәкле әйберләр оекбашлар, дымлы салфеткалар, дип ассызыклый.

автор фотосы, Евгений
автор фотосы, Евгений

-“Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Елена Хисаметдинова безнең белән элемтәдә тора һәм һәрвакыт кирәкле әйберләрне җибәрергә тырыша. Безгә җибәрелүче һәр посылка артында күп кешеләрнең хезмәте торуын яхшы беләбез: кемдер әйберләр җыя, кемдер маскировка челтәрләре үрә, кемдер аларны безгә китереп җиткерә. Хәрбиләр өчен бу — өйдә аларны истә тотулары һәм көтүләре турындагы дәлил, - ди Евгений.

“Зәй сезнең белән” волонтерлар хәрәкәте бүләк иткән Чебурашканы ул аеруча кадерле бүләк дип атый. Аны һәрвакыт үзе белән йөртә.  Һәм егет үзләренә ярдәм күрсәтүче һәркемгә рәхмәтләрен җиткерә.


Нет комментариев