Бүген Казанда Укытучылар көненә багышланган, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара үтте.
Чара уникаль осталык үзәгендә оештырылды. Анда Зәйдән мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова җитәкчелегендә педагоглар делегациясе катнашты.
Тантаналы чарага районыбыз мәктәпләренең зур педагогик тәҗрибәле һәм белем бирү өлкәсендә нәтиҗәле эшләүче укытучылары чакырылган иде. Делегация составында инглиз теле укытучысы Светлана Лугинина (1нче мәктәп), рус теле һәм әдәбияты укытучылары Валентина Кузнецова (2нче мәктәп), Роза Борисенко (4нче мәктәп), Елена Красильникова (6нчы мәктәп), Бигеш мәктәбе директоры Илдар Зиатдинов, сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина, “Уймак кыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Дубинина бар.
Нет комментариев