Район башлыгының Укытучылар көне уңаеннан котлавы
Яңалыклар

Район башлыгының Укытучылар көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле районыбыз педагоглары, ветеран укытучылар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлыйм!

Сезнең хезмәт – иң мөһим һәм игелекле хезмәтләрнең берсе. Сез белем генә биреп калмыйча, шәхес тәрбиялисез, һәр укучыга тормышта үз юлын табарга ярдәм итәсез. Районыбызның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге сезнең һөнәри осталыгыгызга, сабырлыгыгызга һәм күңел җылысына бәйле.

Эшкә бирелгәнегез, зирәклегегез һәм һәр балага игътибарыгыз өчен рәхмәт. Ә педагогик хезмәт ветераннарына фидакарь эшчәнлекләре өчен тирән хөрмәт сүзләрен җиткерәм. Сезгә нык сәламәтлек, һөнәри уңышлар, рәхмәтле укучылар, хезмәтегезгә лаеклы бәя һәм баш өстендә тыныч күк йөзе телим. 

Эшегездән тәм табып хезмәт итегез, гаилә-ләрегездә иминлек һәм бәхет хөкем сөрсен!

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев