Яңалыклар

59 яңа мәктәп автобусының икесе Зәйгә бирелде

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды.

Тантаналы чара Казанда уникаль осталык үзәге янындагы мәйданда узды.

Аның сүзләренә караганда, хәзер мәгариф системасы автопаркы 901 автобусны үз эченә ала. Алар 936 маршрутта эшли, аларда 30 меңнән артык укучы йөри.

Ул яңа автотранспортның озак һәм ышанычлы хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур  Һадиуллин билгеләп үткәнчә, быел 59 мәктәп автобусы  - 44 газ һәм 15 – ПАЗ маркалы  пассажир транспорты балалар йөртү өчен бирелә. Шуларның икесенең ачкычы бүген район мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтовага да тапшырылды.


Нет комментариев