Яңалыклар

Зәйдә хокук тәртибен ныгыту чаралары турында фикер алыштылар

Зәйдә хокук бозуларны профилактикалау буенча координация советының чираттагы утырышы узды

Катнашучылар җинаятьчелек дәрәҗәсен киметүгә һәм район халкының иминлеген саклауга юнәлтелгән алымнарны билгеләделәр.

Төп ведомстволар вәкилләре докладлар белән чыгыш ясадылар. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә башлыгы урынбасары Раилә Михайлова бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе булган социаль мошенниклыкны һәм интернет, мобиль элемтә ярдәмендә алдау схемаларын профилактикалау турында сөйләде.

фото яшьләр эшләре идарәсеннән
фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Зәй җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов чыгышында кабат җинаятьләр кылуны кисәтү чаралары, шулай ук иреккә чыккан гражданнарны эшкә урнаштыру һәм хөкем ителүчеләрне дәвалау һәм реабилитацияләүне оештыру мәсьәләләрен яктыртты.

Комиссиянең җаваплы сәркатибе Оксана Зыкова хокук бозуларга китерүче сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча Эчке эшләр министрлыгы тәкъдимнәрен карау турында мәгълүмат җиткерде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча ведомство җитәкчеләре өчен йөкләмәләр кертелгән беркетмә расланды. Бу чараларның төп максаты — хокук тәртибен ныгыту һәм Зәй муниципаль районы халкының иминлеген тәэмин итү.


Нет комментариев