Дмитрово авылында хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Яңалыклар

Дмитрово авылында хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Татьяна Веселованың авылдашлары, туганнары, якыннары алдында абруе зур.

Дмитрово авылында яшәүче Татьяна Веселованы 90 яшьлек юбилее белән Поповка авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова, автоклуб хезмәткәрләре өйләренә барып котлады. 

Авылның горурлыгы

Татьяна Игнатьевна Кече Баграж авылында туган. 1960 елда Липат авылына кияүгә чыга. Аннан Веселовлар гаиләсе Дмитрово авылына яшәргә күченә. Татьяна апа гомер буе терлекчелек тармагында хезмәт куя. Гаиләдә дүрт бала үсә. Гаилә тормышында Татьяна апага шатлыклар белән бер-бер артлы кайгыларны да күп күрергә туры килә: ике улын югалткан. Кайгы-сагышларын эш белән басып яши ул. 90 яшендә дә әле бик актив Татьяна түти, авылда өмәләрдән бер дә калмый. Аш-суга бик оста, аның пешергән пирогларын ашасаң телеңне йотарсың, диләр якыннары. 90 яшендә дә әле көр күңелле ул, җырларга бик ярата. Балалары, киленнәре, оныклары кайгыртуында яши Татьяна түти.  

-Гомер буе эшләп яшәдем. Өч-дүрт сәгать кенә йоклый идем. Ходаем, эшләп ашарга язса иде миңа дип теләдем, - ди.  

фото авыл җирлегеннән, юбилярны Поповка җирлеге башлыгы Оксана Юнысова тәбрикли
фото авыл җирлегеннән, юбилярны Поповка җирлеге башлыгы Оксана Юнысова тәбрикли

Көр күңелле юбиляр

Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Татьяна апаның авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик канәгать әбекәй. Җылы өе, табын тулы сые, таяныр терәкләре балалары, оныклары  янында. 

Юбилей көнендә авыл җирлеге башлыгы Оксана Юнысова аңа рәхмәтләрен җиткереп, изге теләкләр юллады. Ә автоклуб хезмәткәрләре иң матур җырларын бүләк итте. Татьяна апа үзе дә аларга кушылып җырлап утырды. 

  • Фотолар автоклубтан.

Нет комментариев