3 октябрьдә Зәйдә яшәүче тыл хезмәтчәне Гөлсинә Галиуллина туган көнен билгеләп үтте
94 яшьлек ветеран бу көнне йортында кунаклар кабул итте. Гөлсинә Хәлиулла кызын котларга район мәдәният йортының автоклуб хезмәткәрләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлнара Әхмәтшина килде. Гөлнара Ризаевна Гөлсинә әбине район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән котлап, бүләк тапшырды, күпьеллык намуслы хезмәте, гаять зур тормыш тәҗрибәсе, зирәклеге өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күңел күтәренкелеге теләде. Автоклуб хезмәткәрләре аңа музыкаль котлаулар җиткерделәр.
Гөлсинә апа тумышы белән Чыбыклы авылыннан. Бүгенге көндә Зәйдә яши. Дүрт ул үстергән, килене тәрбиясендә яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Гөлсинә апаның хәтере яхшы әле, күзе дә яхшы күрә, зиһене дә, Аллаһка шөкер. Ул үзен котларга килүчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ил-көннәребезнең тыныч булуын теләп озатып калды.
- Фотолар автоклубтан.
Нет комментариев