Чыбыклы мәктәбенә – 50 ел
Яңалыклар

Чыбыклы мәктәбенә – 50 ел

“Укытучым, дип дәшкән чакта, мәктәбем, дип күңел эндәшә”, әлеге шигъри юлларны районыбызның Чыбыклы авылы мәктәбен тәмамлаучылар аеруча җылы хисләр белән кабатлады бу көннәрдә.

Илебездә Укытучылар көнен бәйрәм иткән мизгелләрдә алар туган мәктәпләренең юбилеена җыелып матур хатирәләргә бай чорларны яңарттылар. Авыл мәктәбенә 50 ел тулды. 

Матур хатирәләр, җылы котлаулар

Тарихи елъязманы зәңгәр экрандагы видеоязмалар аша да, элекке еллар фотосурәтләреннән әзерләнгән күргәзмә аша да барларга мөмкин булды, ә инде юбилейга җыелып күзгә-күз карап укытучылар, сыйныфташлар белән аралашу күңел кылларына кагылды. 

Очрашу кичәсен алып баручы, шушы мәктәптә белем алган, шушында тәүге хезмәт юлын башлаган Фәннур Миңнекәев билгеләп үткәнчә,  ярты гасырлык алтын юбилей аз вакыт түгел, 50 ел эчендә мәктәп меңнән артык укучыга тормышка юллама биргән, йөзләгән баланың талантын ачкан һәм күпме педагогик хезмәт иясенең язмышы булган. 

автор фотосы, Фәннур Миннекәев
автор фотосы, Фәннур Миннекәев

“Мәктәбебезнең юбилей кичәсе элекке укучыларны да, укытучыларны да бергә җыйды. Мәктәп белән бәйле тарихи вакыйгалар һәрберебезнең күз алдыннан агыла. Без бүген матур хаитәләре белән уртаклашырга килгән һәркемгә рәхмәтлебез, алга таба да белем учагыбыз әнә шулай тарту урыны булсын”, - диде үз чыгышында мәктәп директоры Җәмилә Мөхәммәтҗанова. 

Мәктәп коллективын юбилей белән район башлыгы  исеменнән  мәгариф идарәсе җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова тәбрикләде, киләчәктә дә мәктәпнең акыллы, уңышлы укучылар белән сөендерүен теләде. 

Шушы мәктәп укучысы, бүген район хакимиятендә массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый оешмалар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Әминә Биккинина да изге теләкләрен җиткерде.

автор фотосы, юбилей чарасыннан мизгелләр
автор фотосы, юбилей чарасыннан мизгелләр

Алар – мәктәп горурлыгы

Ә тарихка күз салсак, Чыбыклы авылы мәктәбе үз ишекләрен тәүге тапкыр  1976 елда ача. Беренче кыңгырау шалтырый, шул чыңнан мәктәп тарихы башлана. Әлбәттә, инде бу тарихның язылуында ветеран укытучыларның өлеше чиксез зур. Очрашуга килгән ирле-хатынлы укытучылар Иван Иванович Васильев һәм Елена Николаевна Петровалар мәктәп белән бәйле елларын иң кадерле чор, дип искә алдылар. Иван Иванович гомерен педагогикага багышлаган мөхтәрәм зат Чыбыклы мәктәбендә 35 ел директорлык иткән. Ә аның тормыш иптәше Елена Николаевна башлангыч сыйныфлар укытучысы булган. Алар белән элеккеге укучылары аеруча җылы аралашты.  

автор фотосы, Иван Иванович  Васильев
автор фотосы, Иван Иванович  Васильев

 

- Минем өчен без хезмәт иткән еллардан соң мәктәпнең ничек яшәве бик мөһим. Дөрес юнәлеш биреп калдырганбызмы, мәктәп яшиме, гөрлиме? Чыбыклыбыз мәктәбенең һәр уңышы, анда укучыларның, укытучыларныфң төрле дәрәҗәдә үрләр яулавы, уку йортын бетергәннәрнең язмышлары ничек булуы бик тә кадерле, кирәк безгә. Даими төстә мәктәп белән кызыксынып, һәр яхшы яңалыкка сөенеп яшибез, - диде  Иван Иванович. 

Ә шушы мәктәп төзелешенә өлеш керткән  Минзилә  апа, бүгенге көнгә кадәр аның яшь буынга ныклы белем бирү учагы булып яшәвенә шатлануын белдерде.

“Бүген без мәктәпнең илле еллыгын билгеләп үтәбез икән, димәк, аның нигезе ныклы. Ә аның төзелешенә өлеш кертүем белән чиксез горурланам. Зәйнең төзелеш оешмасына эшкә килгән бертөркем яшьләрне – унсигез кешелек бригаданы шушында җибәрделәр. Мәктәбебез ныклы булсын өчен тырышып эшләдек”, - диде ул. 

Шушы мәктәптә өлешчә белем алган, югары белемле педагог булгач хезмәт юлын шушында башлаган, бер ел директор булып эшләгән, бүген инде республикада билгеле журналист Римма Миңнулла кызы  да очрашуга кайтып, ветеран педагогларны искә алды, мәктәп белән бәйле кызыклы вакыйгаларны чыгышында яңартты.

Энҗе Әгъләмова  фотосы
Энҗе Әгъләмова  фотосы

Тарих берләштерә

Очрашуда үз хатирәләре белән уртаклашучы элеккеге укытучылар да, укучылар да күп булды, бу көнне аларның һәммәсен белем учагы турындагы уйлар берләштерде. 

50 еллык тарих исә Чыбыклыдагы хәзерге мәктәп белән бәйле, ә аның мәгариф өлкәсе нигезләре тагын да тирәндә. 

Тарихи белешмә:

• 1911 ел: Авылда беренче тапкыр земство мәктәбе ачыла. Дини мәдрәсәләрдән аермалы буларак, биредә укучылар өчен парталар, шкафлар, класс такталары һәм география карталары кебек күргәзмә әсбаплар булдырыла. Беренче мөгаллим булып Каратай авылыннан Шәйхислам исемле укытучы эшли.

• 1929 ел: Мәктәп колхоз яшьләре мәктәбе итеп үзгәртелә.

• 1940 ел: Бөек Ватан сугышы алдыннан ул җидеъеллык мәктәп статусын ала.

• 1976 ел: Мәктәпнең яңа бинасы төзелә һәм ул урта мәктәп булып эшли башлый.

• 2014 ел: Балалар саны кимү сәбәпле, ул тугызъеллык  мәктәп итеп үзгәртелә. 

Бүгенге көндә мәктәптә укучылар саны аз булса да, ул үзенең традицияләрен саклап яши. Биредә Газинур Гафиятуллин исемендәге «Яшьармиячеләр» отряды актив эшли һәм балалар төрле иҗтимагый, волонтерлык чараларында катнашалар.


Нет комментариев