Зәйнең “Космос” кинотеатрында “Салават күпере” һәм “Якты коңгыз” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен “Алтын яшьлеләрне данлыйбыз” дигән чара үтте.
Анда балаларга өлкәннәрне хөрмәт итүнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Өлкәннәргә көндәлек ярдәм итү кирәклеге сеңдерелде.Чара барышында балалар үз әби-бабайлары белән булган кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар.
Очрашуның төп кунагы Суркина Тамара Ивановна булды. Гаҗәеп энергияле һәм бай тормыш тәҗрибәсе булган ханым балаларга соңгы вакытта махсус хәрби операциядәгеләр өчен маскировка челтәрләре үрүдә катнашуы турында сөйләде. Моннан тыш, ул яшь вакытында парашют спорты белән шөгыльләнүе турында да уртаклашты. Нәниләр аңа сокланып карадылар, ә киләчәктә шундый булырга хыялландылар.
- фотолар кинотеатрдан
Нет комментариев