Районда рөхсәт ителмәгән урыннарда коенучылар өчен суның сыйфаты белән бәйле җитди проблемалар ачыкланган.
Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәсендә Баграж күленнән, шулай ук Зәй елгасы сусаклагычының көньяк-көнбатыш өлешеннән алынган су пробалары микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә җавап бирми дип табылган.
“Эчәк инфекцияләрен кисәтү максатыннан әлеге урыннарда су коену катгый тыела. Су коену өчен рәсми рөхсәт бирелгән сулыклар гына санитар-эпидемиологик яктан хәвефсез санала”, – ди кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Түбән Кама, Зәй районнарында территориаль башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин.
фото редакция архивыннан
Нет комментариев