Татарстанда, шул исәптән районда, пошиларның никахлашу чоры башланды.
Ике айга кадәр дәвам итә ала торган бу чорда ата тояклылар аеруча актив. Республикада яшәүчеләргә, бигрәк тә машина йөртүчеләргә һәм гөмбәчеләргә, аеруча уяулык күрсәтергә кирәк.
Өлкән пошиның авырлыгы 300дән 600 килограммга кадәр җитә, шуңа күрә трассада аның белән бәрелешү, кагыйдә буларак, авыр җәрәхәтләр яки кешеләр һәм хайваннар үлеме белән тәмамлана.
«Хәзер пошилар партнерлар эзләп күп күчәләр һәм көтелмәгән урыннарда, шул исәптән юлларда да күренергә мөмкиннәр. Машина йөртүчеләрне аеруча игътибарлы булырга чакырам, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Хайваннар белән очрашканда туктарга, авария сигнализациясен кабызырга һәм пошиның юлдан чыкканын көтәргә кирәк», – дип кисәтә Биоресурслар буенча Дәүләт комитетының Зәй бүлеге башлыгы Рөстәм Йосыпов.
«Кыргый хайваннар» билгеләре булган зонада һәм урман массивлары янында тизлекне киметергә кирәк. Тәүлекнең караңгы вакытында томанга каршы фараларны юл кырыйларын яхшырак күзәтү өчен куллану файдалы. Иң төп кагыйдә – поши белән очрашканда сигнал бирмәү: кискен тавыш хайванны һөҗүмгә этәрергә мөмкин. Кинәт кенә юлга йөгереп чыккан пошины югары тизлектә урап узарга тырышмаска, ә ашыгыч рәвештә туктап калырга яки юл читенә чыгарга кирәк.
Әгәр дә сез хайванны бәрдергән булсагыз яки аны юлда яраланган килеш тапсагыз, һәлакәт урыныннан китү катгый тыела. Кичекмәстән 112 номерлы ашыгыч хезмәт чакыртырга һәм ярдәм көтәргә кирәк.
Шуны истә тотарга кирәк, кыргый хайваннар дәүләт милке булып тора, шуңа күрә поши бәрдергән өчен машина йөртүчегә компенсация түләргә туры киләчәк. Россия Табигать министрлыгы боерыгы нигезендә, база таксасы бер баш өчен 80000 сум тәшкил итә. Әгәр тәгәрмәч астына берничә хайван эләксә, сумманы аларның санына тапкырлыйлар.
- Исбатланган ният булганда сумма 3кә тапкырлана һәм 240000 сум тәшкил итә.
- Әгәр ана поши үлсә, коэффициент 5кә тапкырлана һәм 400000 сум була.
- Махсус саклана торган табигый территориядә юл-транспорт һәлакәте булганда, коэффициент 7 тапкыр арта һәм сумма 560000 сумга кадәр җитә.
- Кызыл китапка кертелгән хайванны бәрдерелгән очракта, 400000 сум компенсациядән тыш, Россия Административ хокук бозулар кодексы буенча 2500 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган.
- Кыргый хайванны бәрдерү юл-транспорт һәлакәте булып тора: һәлакәт урыныннан китәргә ярамый, моның өчен машина йөртү хокукыннан 1 елдан 1,5 елга кадәр вакытка мәхрүм итәләр. ОСАГО полисы булганда компенсацияне (400000 сумга кадәр) иминият компаниясе түләячәк. Юлларда игътибарлы булыгыз һәм үзегезне саклагыз!
Нет комментариев