Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә хәрби диңгезчеләр бәйрәм итте

Ватаныбызны саклап чиксез диңгез киңлекләрендә үз хәрби бурычын үтәгән зәйлеләр 30 июльдә шәһәрдә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды.

Фотолар шәхси архивтан

Аларның кайберләре берничә дистә ел элек армияне узган, ә кайберләре кайткан гына. Диңгез флотында хезмәт иткән еллар турында хәтер барысының да күңелендә. Һәйкәл янына җыелучы диңгезчеләр арасында бертуган Николай белән Александр Комаровлар да бар иде. Николай контракт буенча Тын океан флотында хәрби хезмәтен үтәп туган якларга кайткан. Ә Александр бүгенге көндә Төньяк флотта хезмәт итә.

Элекке диңгезчеләр Россия Хәрби флотының данын һәм хәтерен искә алдылар. Аларны район башлыгы исеменнән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Петр Тимаськов котлады. Шулай ук запастагы II ранг капитаны Валентин Атласов, хәрби комиссариаттан Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясады.

Фотолар шәхси архивтан

Чарага җыелучылар арабыздан киткән хәрби диңгезчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев