30 март – 5 апрельдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 99 хәбәр һәм гариза кергән.
Теркәлгән җинаятьләр арасында мошенниклык, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр, үлүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.
Нет комментариев