Зәйдә узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы теркәлгән
Яңалыклар

Зәйдә узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы теркәлгән

3-9 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 132 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү, мошенниклык, урлашу очраклары бар.
Бу чорда шәһәр-районда 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Бу чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 69 очрагы теркәлгән.

игътибарлы булыйк! Юллар ашыгуны, хәмер кулланып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк!

фото: Татар-информ 


Нет комментариев