Кичә Зәй районы физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау үзенчәлекле форматта үтте. Кече коллегия утырышы Аксар җирлегендә авыл шартларында спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләрен караудан башланды.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәге директоры Михаил Смолкин катнашты.
Утырышта физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, “Хезмәткә һәм оборонага әзер” нормативларын тапшырту үзәгенең район җитәкчесе Регина Волкова һәм спорт мәктәпләре җитәкчеләре докладлары тыңланды. Чыгышлардан күренгәнчә, зәйлеләр спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга игътибарлы, шулай ук районыбыздан спортның төрле юнәлешләрендә уңышка ирешүчеләр дә шактый күп. Киңәшмә азагындагы бүләкләү тантанасы шул хакта искәртә. Балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Бөтенроссия ярышларында шәкертләренең югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен Россиянең атказанган спорт мастеры, "Зәй" спорт мәктәбенең билбау көрәше буенча тренеры Регина Салихова "Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы" күкрәк билгесе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук районда физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш керткәне, татар-башкорт милли көрәш төрен популярлаштыруга йөз тотканы өчен спорт ветераны Рим Мингалинга район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм республика, Бөтенроссия ярышларында үз кул астында шөгыльләнүчеләрнең югары нәтиҗәләргә ирешүе өчен "Барс" спорт мәктәбенең җиңел атлетика тренеры Валерий Лисов район башлыгының һәм "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Биредә үк 2022 елда "Сәламәтлек" спартакиадасы нәтиҗәләре буенча район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре командаларына Зәй шәһәре төзелүгә 370 ел тулуга багышланган кубок һәм дипломнар да тапшырылды. Анда физик культура, спорт һәм туризм идарәсе - III, "ТЕХНО заводы" ҖЧШ филиалы - II, ГРЭС командаcына III урын бирелде. Ә авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы нәтиҗәләре буенча өченче урынны алган Баграж җирлеге, икенче урын өчен Якты Күл җирлеге, беренче урын өчен Сәвәләй җирлеге командалары тәбрикләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән "Барс" спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Гөлназ Абдуллина, машина йөртүче Рәшит Җиһаншин, 1нче мәктәп директоры Марат Мөхәммәтханов бүләкләнделәр. Шулай ук мәктәп укучылары Мәдинә Төхвәтуллина, Адилия Фаршатова, Артем Горшуновка «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре тапшырылды.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Нет комментариев