2023 ел башыннан Зәйдә Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе берләште. Бу хакта клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Лилия Камалюкова хәбәр итте.
Әлеге яңа оешма Пенсия фонды һәм социаль иминият фонды (ФСС) функцияләрен берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Илдә яңа структура - Россия социаль фонды эшли башлады. Бу халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү һәм күпсанлы ярдәм чараларын рәсмиләштерү процессын тизрәк һәм уңайлы итү өчен эшләнде.
Шәһәр һәм район халкын социаль иминият мәсьәләләре буенча кабул итү хәзер Россия социаль фонды бүлегендә алып барыла, ул Зәй шәһәре, Ленин урамы, 26г/2 йорты адресы буенча урнашкан.
Элемтә үзәге телефоны: 8 800 6 -000-000.
Нет комментариев