Зәйдә шәһәр микрорайоннарында яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә
26 августта татар гимназиясендә район җитәкчелеге шәһәрнең үзәк өлешендә, 35нче бистә, Воздвиженка һәм Карамалы бистәләрендә яшәүчеләр белән очрашты.
Очрашу башында район башлыгы Разиф Кәримов муниципалитетның агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды. Һәр тармак эшчәнлегенә җентекле анализ ясап, илдәге катлаулы икътисади вазгыятькә карамастан, Зәй районы тотрыклы рәвештә үсешен дәвам итә, дип билгеләп үтте ул. Бу тотрыклылык - барлык зәйлеләрнең турыдан-туры казанышы. Разиф Галиевич зәйлеләргә шәһәр һәм район үсешенә лаеклы өлеш кертүләре, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Очрашуда район башлыгы «Безнең ишегалды» программасы активистларына Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр шәхси үрнәкләре һәм инициативалары белән үз ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр.
Уңайлы шәһәр мохите өлкәсендәге анык планнар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова сөйләде. Ул халыкны төзекләндерү эшләре барышы, якын арада төзекләндерелергә тиешле юллар белән таныштырды, шулай ук Яңа шәһәрдә яңа зират булдыру турында мөһим яңалыкны җиткерде.
Полициянең өлкән участок уполномоченные Николай Комаров мошенниклыкның киң таралган ысуллары турында сөйләде.
Очрашу азагында район һәм шәһәр җитәкчелеге зәйлеләрнең сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев