Зәйнең “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына багышлау тантанасы үтте. Биредә үк гадәттән тыш хәлләргә әзерлек тә тикшерелде.
Әлеге чарада балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча сорауларга җавап бирделәр, шулай ук ярышларда үзләренең җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Әмма чараны янгын сүндерү сигнализациясе өзде һәм ашыгыч рәвештә бинадан чыгып китәргә кирәк булды. Урамда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ВДПО хезмәткәрләре, балалар, бакча хезмәткәрләре өчен куркынычсызлык дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында бинада янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, шулай ук янгын чыгу сәбәпләре һәм аларның нәтиҗәләре турында искә төшерделәр.
Әңгәмәдә балаларның ут белән шаяруының нәтиҗәләре һәм бинада янгын яки төтен чыккан очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук балалар белән янгын сүндерүчеләрне чакыру телефоннары номерларын кабатладылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шулай ук аларның тәрбиячеләре үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап карый алдылар.
- фото балалар бакчасыннан
Нет комментариев